Мәктәп — тормыш юлыбызда иң якты, иң изге урыннарның берседер, мөгаен. Укытучылар, тәрбиячеләр, сабакташлар… Ашханәсе, сыйныф бүлмәләре, спорт заллары, коридорлары белән мәктәп бинасы үзе… Барысы да күңелебез түрендә, хәтер сандыгыбыз үзәгендә…

Безне чып-чын шәхес иткән, кеше иткән еллар ул мәктәп еллары…

Берәүләр салып калдырган бәрәкәтле орлыклар, әйткән хикмәтле сүзләр, биргән файдалы белемнәр безне без иткән, шушы көннәргә китереп җиткергән…

Ышанып әйтәм: Гали Акыш лицеендагы кабатланмас рух, дустанә һава, үрнәк тәрбия, ныклы белем башка беркайда да юк.

Моның өчен никадәр шөкер итсәк тә аз.

Үзебезнең эчкерсез РӘХМӘТЕБЕЗНЕ БЕЛГЕРТҮ йөзеннән шушы сихри рухны, изге ниятне лицейда укучы яңа буыннарга да ирештерәсе иде…

Моның юллары, ысуллары бик күп, әлбәттә.

Шуларның иң кулае, иң турысы – АКЧАЛАТА ярдәм күрсәтү.

Без – берничә чыгарылыш вәкилләреннән торган актив, мәктәп идарәсе белән киңәшкәннән соң, иң әһәмиятле 3 юнәлешне билгеләдек:

  1. Сәләтле балаларны бүләкләү һәм уңышларга дәртләндерү;

  2. Авыр хәлдәге балалар һәм гаиләләренә ярдәм кулы сузу;

  3. Чит шәһәрләрдә укуларын дәвам итәргә теләгән балаларга булышу;

Лицейның тел-лөгать, гореф-гадәт, милли аң, әхлак вә тәрбия файдасына башкарган изге хезмәтләреннән без дә читтә калмыйк, дуслар! Бу мактаулы эшкә хәл кадәре өлешебезне кертик!

Беренче максатыбыз – ай саен 200 000 сум иганә җыеп бару. Тупланган акчалар югарыда әйтелгән урыннарга тотылачак. Моның өчен махсус “Некоммерческий организация” булдырылды, банк хисабы ачылды. Иганә акчалары шушы хисапта җыелып, адресатларына “подрядчиклар” аша тапшырылачак.

Акчаның кайларга тотылганын лицейның рәсми ВК һәм Телеграм төркемнәрендә карап бару мөмкин булачак.

200 000 сумны бер генә кеше җилкәсенә аударып калдыру авыр, шуңа күрә халкыбызның “бергә күтәргә йөк җиңел”, “ил төкерсә – күл булыр” кебек мәкаль-әйтемнәренә туры китереп, бу хәерле эшкә лицей язмышына битараф булмаган һәркемне катнаштырасыбыз килә.

Эшнең иң файдалысы – аз булса да, дәвамлы булганы. Айныкы айга, өзлексез, шушы максатка билгеле бер сумма җыелып барса яхшы булыр иде.

Айлык 200 000 сум тамып торсын өчен нибары 100 кешенең даими рәвештә 2000 тәңкә биреп баруы кирәк.

Күпме соң ул 2000 сум?
→ Атнасына 500 сум (ягъни 2 чынаяк каһвә бәясе)
→ Көн саен ~70 сум (ярты стакан чәй бәясе)

Әллә ни зур сумма түгел!

Шулай булса да, мәҗбүр итү юк – бу һәркемнең күңел эше.
→ Берьюлы бирәсезме, бүлеп-бүлепме?
→ Башка форматта ярдәм итәргә телисезме?
Ничек тә ярый – сездән килгән һәртөрле ярдәмне куанып кабул итәчәкбез!

Иң мөһиме – ниятләребез изге булсын!

Изге эшне бергә күтәрик, дуслар!

Все поступления

16 мая
Анонимное пожертвование 12:01
1 000 ₽ СБП
Анонимное пожертвование 11:37
500 ₽ СБП
Анонимное пожертвование 11:32
500 ₽ СБП
Анонимное пожертвование 11:32
200 ₽ СБП
Антон Киямов 11:32
200 ₽ СБП
Анонимное пожертвование 11:31
100 ₽ СБП
Анонимное пожертвование 11:31
100 ₽ СБП
Анонимное пожертвование 11:31
500 ₽ СБП
Анонимное пожертвование 11:31
200 ₽ СБП
Анонимное пожертвование 11:31
500 ₽ T-Pay
···

Лицейга ярдәм итик. Гали Акыш лицееның сәләтле балаларына, укытучыларына һәм тәрбиячеләренә ярдәм.

К сбору
200 000 ₽
Уже собрали
94 269 ₽
* Количество активных регулярных платежей.